Кухня өчен сувенир.
Китапханәдә агач кашыклар буяу буенча, мастер-класс элементлары белән тарихи сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларны агач кашыкларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чара барышында укучылар мәкальләр һәм кашык турында әйтемнәр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Мастер-класста буялган агач кашык теләсә нинди бәйрәмгә менә дигән бүләк була ала. Агач эшләнмәләр сәламәтлек өчен дә файдалы.