Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Балачактан алган тәрбия кешенең гомер буена юлбашчысы булыр”

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Симетбаш авылы мәчетендә эшләп килгән атналык әхлак – тәрбия лагерының ахыргы көне күңелле уеннар, төрле ярышлар белән дәвам итте. Балалар дин серләре, ислам тарихына бәйле булган сорауларга җаваплар да таптылар, хәрәкәтле уеннарда да бик теләп катнаштылар.