Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Без “Терроризмга каршы!" дибез!

 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган рәсем конкурсы узды. Бу дата 2004 елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән турыдан-туры бәйләнгән. Үз рәсемнәрендә яшь рәссамнар террорчылыкка мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар. Гади һәм аңлаешлы итеп үзләренең рәсемнәре турында сөйләделәр. Алар китапханәче белән бергә уяулыкның төп кагыйдәләрен кабатладылар: халык арасында үзеңне ничек тотарга, җәмәгать урыннарында нәрсәгә игътибар итәргә һәм шикле әйберләр турында кая хәбәр итәргә кирәк.