Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Чума үрдәк, чума каз..."

    Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә татар халык уеннары кичәсе үтте. Татар халык уеннары күпгасырлык тарихка ия, алар сакланып калган һәм безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килеп җиткән. Чара барышында алып баручылар балаларга борынгы әби-бабаларыбызның буш вакытларын ничек үткәрүләре, үз авылыбыз мәдәни мирасыбызның байлыгы турында сөйләп үттеләр. Чарада катнашучылар “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Капкалы” кебек уеннарда катнаштылар һәм татар халык биюләрен башкардылар.