Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Авылымның ямьле бер киче.

Җылы, матур июльнең бер кичендә Кышкар авыл клубы китапханә белән берлектә 36 ел рәттән “Авылымның ямьле бер киче” дип исемләнгән Авыл бәйрәмен үткәрдек. Авыл бәйрәме - бик мөһим, кызыклы бәйрәм. Ул вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, дуслар һәм якыннар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Кичә барышында “Иң күп китап укучы”, “Иң күп китапханәгә йөрүче”, “Иң күп клубка йөрүче”, “Мероприятиеләрдә актив катнашучы” конкурсларында җиңүчеләрне билгеләп үттек. Җәй кызының бүләген тапшырдык. Бүләк иясе үзенең җырын да бүләк итте. Күңелле уеннарда катнашу, җырлар, биюләр - барысы да авылдашларыбызга һәм бәйрәмгә килгән кунакларның күңелләренә хуш килде.