Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ромашка чәчәге - мәхәббәт символы"

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә китапханәче яшьләр өчен ачык һавада кыр ромашкаларыннан такыялар үрү буенча иҗади мастер - класс үткәрде. Китапханәче сөйләгәннәрдән, чарада катнашучылар ромашка чәчәгенең  мәхәббәт һәм тугрылык символы булып саналуын һәм гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтләвен белделәр. Такыялар үрү белән бәйле халык гореф - гадәтләр турында сөйләштек, ромашка белән бәйле тарихлар белән таныштык. Чәчәкләр җыю һәм матур такыялар үрү традициясе балаларда зур кызыксыну уятты. Алар, мавыгып такыялар үреп, кызларның башларын бизәделәр.