“Тыныч булсын күгебез!”
22 июнь көнне Кышкар авыл китапханәсе үзенең укучылары өчен “Тыныч булсын күгебез!” дигән тарихи сәгать үткәрде. Чара китапханәченең безнең ил тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе, басып алучыларның кинәт һөҗүм итүе, солдатларның һәм тыныч халыкның зур югалтулары турындагы әңгәмәсе белән башланып китте. Ватаныбызны якларга киткән сугыш ветераннарын, аларның батырлыкларын искә төшереп, бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чара барышында фронтның, тылның барлык вакыйгаларын чагылдырган һәм батырлыкка өндәгән хәрби җырлар, шигырьләр яңгырады. "Безгә 41-нче елны онытырга ярамый!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, шулай ук язучы - фронтовикларның әсәрләре белән таныштырды.