“Минем мәгърифәтле туган ягым”
Һәр кешенең туган авылы, аның кабатланмас тарихи үткәне бар. Үсеп килүче буынга авыл тарихын җиткерү максатыннан, “Минем мәгърифәтле туган ягым” дигән “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үткәрелде. Уен XVIII гасыр ахыры - XIX гасырның беренче яртысында Россиянең иң зур мөселман уку йортларының берсе булган Кышкар мәдрәсәсенә багышланды. Уен өч турдан һәм финалдан узды, аларда өчәр уенчы катнашты. Сораулар мәдрәсә, мәдрәсәдә укыган шәкертләр турында иде.
Турлар арасында кызыклы һәм танып белү конкурслары үткәрелде. Әлеге чараның кунагы - имам хатыйб Радик абый Кәримов Кышкар мәдрәсәсенең соңгы еллары турында сөйләде. «Туган авыл сукмаклары буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.