“Дәүләт порталы хезмәте – уңайлы һәм тиз!”
Кышкар авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Дәүләт порталы хезмәте – уңайлы һәм тиз!” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче өлкәннәребезгә, нәрсә ул электрон Дәүләт хезмәтләре порталы, әлеге портал белән ничек эшләргә, портал пенсионерга нәрсәсе белән файдалы булуы турында сөйләде. Катнашучылар мәгълүматны кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара ахырында үзләре дә дәүләт хезмәтләре порталына кереп, эшләп карадылар. Алынган белем һәм күнекмәләр пенсионерларыбызга алга таба компьютерда эшләүдә һәм яңа программалар үзләштерүдә кирәк булыр дип өметләнәбез.