Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Адымнар нык, юллар имин булсын!»

Яңа Кишет балалар бакчасында балалар юл-транспорт имгәнүләрен  киметүгә юнәлдерелгән чара узды. Балалар өчен уен формасында юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәклеге турында балаларга аңлатылды.  Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында да сөйләнелде. Балалар үзләренең балалар бакчасына нәрсә белән килүләре турында сөйләделәр. Табышмакларның җавапларын таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Сигналы светофора", "Игътибар, җәяүле!", "Стоп - идите" кебек хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Шигырьләр, әкиятләр тыңладылар.