«Россия – минем Ватаным!»
Китапханәдә Россия көне алдыннан «Россия - минем Ватаным!» дип исемләнгән танып-белү уен программасы узды. Чара барышында Ватаныбыз турында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Китапханәче бәйрәм тарихы, флаг, герб һәм гимн - Россия Федерациясенең төп символлары турында сөйләде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, безнең иксез-чиксез Ватаныбыз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, шулай ук "Россия турында мин нәрсә беләм?" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларны “Моя Россия – Родина моя!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.