Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Бабамнар укыган җирләрдә...”

   6 июнь көнне профессор Юнысов Рәүф Әдһәм улын каршы алдык. Ул бабайлары укыган җирләрне күрәсе килү теләге белән янып йөри. Туган авылы Әдәмсә һәм аның халкы турында “Чорлар кичкән кичү ярында” дип исемләнгән китап бастырып чыгара. Әлеге истәлекле китапны мәчеткә тапшыру нияте белән килә Рәүф абый авылыбызга. Чөнки әлеге китапта Кышкар мәдрәсе турында да кирәкле мәгълүматлар бар. “Минем бабайлар Чистай өязеннән укырга килеп (хәзер Яңа Чишмә районы) 1870 елларда данлыклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлыйлар, Оренбургта имтихан биреп указлы дин хезмәткәрләре булалалар” – дип сөйләде Рәүф Әдһәм улы.