Сабантуйга бүләгем.
Авылда милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю йоласы узды. Без, китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре, авылның актив халкы һәм балалар авыл урамнарыннан бүләкләр җыйдык. Чарада катнашучылар, гармунга кушылып җырлап, авылның һәр урамын йөреп чыктык һәм авылдашларны бәйрәмгә чакырдык. Һәр йортта безне бүләкләр белән каршы алдылар ә балаларны татлы ризыклар белән сыйладылар. Катнашучыларның бердәм эше нәтиҗәсендә быел бүләк җыю тагын да матуррак булды.