Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Һәрвакыт булсын кояш!”

1 июнь көнне, без балаларны “Һәрвакыт булсын кояш!” дип исемләнгән әдәби - уен программасына чакырдык. Китапханәче балаларга, Балаларны яклау көнен бәйрәм итү тарихы һәм кояшның ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Балалар кояш турындагы мәкальләрне һәм кояш телгә алынган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Симетбаш авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен квест - уен  үткәрделәр.

   Балалар шулай ук төрле хәрәкәтчән уеннарда, туп, шар һәм кыршау белән эстафеталарда катнаштылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр һәм әдәби викторинада катнашып әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм балаларның яраткан шөгыле - асфальтта рәсем ясау белән дәвам итте.