«Загляните в солдатский альбом»
Солдат альбомнары - уникаль һәм инде юкка чыгып барган күренеш. Үзенчәлекле рәвештә урнаштырылган фотоматериаллар, кулдан язылган текстлар, рәсемнәр белән ясалган альбомнар Совет (Россия) Армиясе сафларында хезмәт итү турында сөйлиләр. Чара башында китапханәче әлеге альбомнарны булдыру традициясе турында сөйләде. Ә балалар үз Ватан сакчылары, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән туганнары, әтиләре, абыйлары һәм бабайлары турында сөйләделәр. Чарага солдат альбомнарыннан күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык альбомнарны да ачып карарга һәм анда язылганнарны укырга мөмкин иде.