“Экскурс во времена наших предков”.
18 май көнне без укучыларны «Туган якны өйрәнү” музеена экскурсиягә чакырдык. Балалар өчен музей залы буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде. Борынгы әйберләрне күрү, борынгы бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итә. «Татар өе» ндә балалар кисәү агачы, самовар, табагач, борынгы савыт-саба, көянтә, күмер үтүге һ. б. Тарихи экспонатлар белән таныштылар. Аларның ни өчен кулланылганын белдек. Китапханәче татар йортының бизәге - сандык турында сөйләде. Алар төрле киемнәр, бизәнү әйберләре һәм кыйммәтле савыт-сабалар саклау өчен билгеләнгән. Әлеге иске әйберләр урынына яңалары килә, ләкин әлеге истәлекләрне дә белергә һәм сакларга кирәк.