«Синең дустың ышаныч телефоны”
17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында китапханә “Синең дустың ышаныч телефоны” дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче балаларны ышаныч телефоннары булдыру тарихы, аларның хәзерге җәмгыятьтәге роле һәм эш принциплары белән таныштырды. Һәм ышаныч телефоны хезмәтендә махсус әзерлек узган психолог-консультантлар эшләве турында да әйтеп үтте. Балалар бердәм бөтенроссия ышаныч телефоны 8 800 2000 122, тәүлек буе, аноним һәм бушлай эшләве турында да белделәр.