Җиңү китергән яз!
8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Ф.И., тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын бу күркәм бәйрәм белән котлады. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Чарада башлангыч мәктәп, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, СВО махсус операциясендә катнашучы Азат Ахметгалиев һәм Әфган сугышы ветераннары катнашты. Митинг һәйкәл янына венок, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.