"Сугыш урлаган балачак"
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан китапханә, авыл клубы белән берлектә, сугыш чоры балалары һәм әтиләре сугышта катнашкан балалар белән әдәби - тематик кичә үткәрдек. Аларның күбесенең фронтта әтиләре үлгән, балалар да өлкәннәр белән беррәттән йорт көнкүрешен алып барырга булышканнар. Китапханәче һәм авыл клубы мөдире герой якташларыбыз, авылдашларыбыз, хатын-кызларның һәм балаларның нинди авырлыклар күргәнлекләре турында сөйләделәр. Кичәгә җыелган кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны исләренә төшерделәр, үз тормышлары бәрабәренә киләчәк буыннарга азатлык бүләк иткән әтиләрен искә алдылар, әниләренең тылдагы батырлыклары турында сөйләделәр.