Бөтенроссия “Библионочь - 2025”, "Свои герои" акциясе.
Кышкар авыл китапханәсе Бөтенроссия “Библиотөн - 2025” акциясенә кушылды, ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Акция кысаларында “Без хәтерлибез, онытмыйбыз!” дигән батырлык сәгате узды. Библиотөн китапханәченең, Җиңү көненең әһәмияте һәм “Библиотөн” чарасы турында сөйләве белән башланып китте. Чара барышында авыр сугыш еллары, солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында искә төшердек. Китапханәче “Безнең заман геройлары” альбомы белән таныштырды, анда безнең якташларыбыз – Махсус Хәрби Операциядә катнашучылар, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашучылар турында язылган. Укучылар шулай ук “По страницам истории” дип исемләнгән танып - белү викторинасында катнаштылар. Чара ахырында катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.