Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Дөньялыкның бәрхет болынында елый-көлә Вакыт гомер сөрә"

Арча Үзәк китапханәсендә талантлы яшь шагыйрә, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Белла“ халыкара әдәби премиясе лауреаты, Шәүкәт Галиев исемендәге мәртәбәле премия иясе Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина  белән очрашу кичәсе булды.

Чарада тамашачылар “Әлиф Ләм Мим” әсәре кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар, төшерелгән кинофильм буенча җанлы әңгәмә кордылар, фильмга трейлер карадылар. Кичәдә без дә,  Кышкар авылы “Нур“ халык театры үзешчән артистлары “Әлиф Ләм Мим” әсәреннән сәхнәләштерелгән күренеш белән катнаштык.