«Бар җиһанга күренекле, кадерле Тукаебыз».
Бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан «Бар җиһанга күренекле, кадерле Тукаебыз» дип исемләнгән “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үткәрелде. Уен башында китапханәче бөек шагыйребезнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштырды. Уен барышында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җаваплар эзләделәр. Сорауларга җавап биреп, алар шагыйрьнең әкиятләрен, әкият геройларын һәм шигырьләрен искә төшерделәр. Уеннар арасында укучылар Г.Тукайның яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Китапханәче уен ахырында «Сез Тукайны беләсезме?» дигән уен-викторина да үткәрде. Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Яз Тукай белән килә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.