Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Илһам алып яшим, гашыйк булып, Туган туфрак, туган җиремә!"

Китапханә, авыл клубы һәм башлангыч мәктәп белән берлектә "Илһам алып яшим, гашыйк булып, Туган туфрак, туган җиремә!" дип исемләнгән якташ, үзешчән шагыйрьләребез Гөлара Шәрипова һәм Марсель Шәрәпов белән бик җылы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Кичә барышында якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштык,  авторлар башкаруында шигырьләр тыңладык. Аларның иҗатларын яратучы хезмәттәшләребез, авылдашларыбыз Гөлара һәм Марсель абыйның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын яңгыраттылар һәм әсәрләреннән өзекләр куйдылар. “Илһам чыганагым – туган җирем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша үзешчән язучыларыбызның иҗатлары белән таныштык.