«Великий сказочник – Ганс Христиан Андерсен»
2 апрель, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Кышкар авыл китапханәсе әдәби - уен программасы уздырды. Быел Бөек Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел булды. Чара барышында китапханәче балаларны бөек әкиятченең биографиясе белән таныштырды, бергәләп аның танылган һәм яраткан әкиятләребезне искә төшердек. Алга таба балаларга уен формасында шактый биремнәр башкарырга туры килде. Рәсемнәр буенча әкиятләрнең исемен искә төшерергә, викторина сорауларына җавап бирергә, әкият геройларын аларның тасвирламасы буенча табарга туры килде. Чарага «Әкиятләр чемпионы» дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә балаларны әкият китаплары белән таныштырды.