Тамчыда кунакта.
22 мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәче нәни дуслары янына кунакка килде. Китапханәче (Тамчы) балаларга тормышыбызда суның әһәмияте һәм су турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Балалар Тамчының сорауларына җавап бирделәр, табигатьтә үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында фикер алыштылар. Яшь йөзүчеләр Тамчы белән бергәләп йөзү үрнәкләрен күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Кем беренчеләрдән булып иң зур балыкны тота яки киселгән рәсемнәрдән диңгез йолдызын һәм сигезаякны төзү бәйгеләрендә ярыштылар. Хәрәкәтчән уеннар уйнадылар: «Су», «Тамчы һәм болыт», «Бер тамчы, ике тамчы», «Тылсымлы чиләк», «Балаларга нәрсә кирәк булыр».
Саубуллашканда Тамчы балаларга сулыкларда саклык чаралары турында искәртте һәм бергәләп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.