Журналлар илендә.
Китапханәнең кечкенә укучыларын танып-белү сәяхәтенә чакырдык. Китапханәче газетаның, журналдан нәрсә белән аерылуы, китапханәнең нинди балалар журналлары алдыруы турында сөйләде. Чара барышында укучылар һәр журналның үз кабатланмас йөзе, бизәлеш стиле, төрле рубрикалары барлыгын һәм балалар журналлары өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүматлар алу, шулай ук күңел ачу һәм ял итеп алу өчен дә кирәк булуын белделәр. Балалар лабиринтлар үттеләр, яшеренгән сүзләрне таптылар, охшаш рәсемнәрдә аермалар эзләделәр, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр.
Чара ахырында яраткан журналларын карап чыктылар һәм үзләренә ошаган шигырьләрне, хикәяләрне кычкырып укыдылар.