Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Туган авылыбыз сукмаклары буйлап”

    Авыл тарихы белән кызыксынучылар өчен Кышкар авыл китапханәсендә “Туган авылыбыз сукмаклары буйлап” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Чарабызга кунак итеп «Бар Казан артында бер авыл - Кышкар диләр..» китабы авторларының берсе - Ләйсән Шәфигуллина чакырылган иде. Чара башланганда китапханәче “Туган як” төшенчәсе турында сөйләде. Чара барышында укучылар авылның тарихи үткәне, аның килеп чыгышы һәм атамасы, гореф-гадәтләре турында белделәр. Автор укучыларга әби – бабаларыбыз кулланган көнкүреш әйберләренә күзәтү ясап, аларның нинди төр эш башкарганда кулланган булуы турында сөйләде. Укучылар үткән гасырларның әлеге көнкүреш әйберләрен кулларына тотып карап, борынгы әби - бабаларыбызның ничек яшәгәне, һәр җиһазның крестьян тормышында аеруча мөһим роль уйнавы турында белделәр. Чарага “Деревенька моя” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.