Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Терроризмга - юк дип әйтик!"

Балалар әңгәмә барышында "террорчылык" һәм "террор"ның нәрсә икәнен, аның төрләрен һәм ничек террористлар корбаны булмаска икәнен белделәр. Таныш булмаган шикле предметларны тапканда, теракт янаганда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Урамнарда, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара азагында балалар "Без тынычлык өчен! Без террорчылыкка каршы!"дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Үз эшләрендә балалар терроризмга үз мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.