“Әниемә бүләк”
8Март – язның матур һәм шатлыклы бәйрәме. Әлбәттә инде ул көнне кадерле әниләребезне куандырасыбыз да килә. Кадерле кешеләребезгә нәрсә бүләк итәргә соң? Ә бүләкнең иң кадерлесе – үз кулларың белән ясаган бүләк. Шул уңайдан укучылар үз куллары белән кадерле кешеләренә матур открытка – күбәләк ясадылар. Чара барышында кызлар 8 Март бәйрәме тарихы турында белделәр, әниләренә багышланган шигырьләр укыдылар, открытка – күбәләк ясау серләренә төшенделәр.