"Иң татлы тел - туган тел"
Халыкара туган тел көне уңаеннан Кышкар авыл китапханәсендә интеллектуаль уен үткәрелде. Башта балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Китапханәче сөйләгәннәрдән туган телнең бөеклеге һәм байлыгы турында белемнәрен арттырдылар. Шулай ук балалар «Мәкальне дәвам ит», «Язучыны портрет буенча таны», «Сүзне тап» кебек конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, канатлы сүзләрне ачыкладылар, мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, тексттагы хаталарны да төзәттеләр. "Тизәйткечләр"не тиз әйтергә өйрәнделәр. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар.