Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

Татар халкының патриот шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 

туган көне уңаеннан Кышкар авыл китапханәсендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби викторина узды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең биографиясен, аның әсәрләренең исемнәрен, аның ничек сугышканын, әсирлеккә эләккәнен, М.Җәлил Ленин премиясенә лаек булган “Моабит дәфтәре” автобиографик китабын искә төшерделәр.  Чарада шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Ә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен укучылар викторина барышында күрсәттеләр.