"Үкенергә калган гомер"
Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Якташ язучыбыз, хезмәттәшебез Венера Гараеваның "Үкенергә калган гомер"дип исемләнгән ике пәрдәле драмасын сәхнәләштердек. Автор әлеге чарага үзе дә кунак булып килде. Тамашачыларны әсәрнең язылу тарихы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. "Туган ягым җәүһәрләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.