"Файдалы, куркынычсыз интернет"
Халыкара Куркынычсыз Интернет көненә Кышкар авыл китапханәсендә файдалы мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар интернетның файдасы, аннан файдалануның төрле мөмкинлекләре турында белделәр. Чара барышында балалар интернет челтәрендә эшләгәндә төрле алдаулардан һәм мошенниклардан саклануның төп кагыйдәләре, Бөтендөнья пәрәвезенең куркынычлары турында искә төшерделәр, интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту һәм аралашу кагыйдәләре белән дә таныштылар. " Безопасное поведение в сети интернет " уен-викторинасында катнаштылар. Чарада катнашучы һәркем үрмәкүчләр сорауларына җавап бирде. Чара азагында балаларга "Имин һәм файдалы интернеттан файдалануның 10 кагыйдәсе" белешмәлекләре бирелде.