"Бәхет чишмәсе"
Балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Бәхет чишмәсе” дип исемләнгән викторина үтте.
Укучылар әдипнең шигырьләр китаплары белән таныштылар. “Конфет агачы” шигырен сәнгатьле итеп укыдылар. Үзләре дә күргәзмәдәге “конфет агачы”ннан конфетлар өзеп алдылар. Конфеттагы сорауларга җаваплар бирделәр.
Чәчәкләр, гөмбәләр җыйдылар. Чәчәкләрдәге табышмакларны, гөмбәдәге шигъри табышмакларны чиштеләр, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар.
Х.Халиков иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты.