"Сезнең тормыш - үзе батырлык!"
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авылыбызның тыл ветераннарына - Галимҗанова Тәэминә һәм Сөләйманова Хәтимә апайларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" медален тапшыру тантанасында катнаштык. Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г., Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Ф.И, Минзянов Ф.М. җитәкчелегендәге мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашты. Ветераннарыбызны котлап, аларга ныклы сәламәтлек теләдек. Балаларының хөрмәтендә, якыннарының җан җылысын тоеп, авырмыйча, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын аларга!