Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Курку белмәс егетләребез барында, күгебез гел аяз булыр!"

   Кышкар авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, авылдашларыбызны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тематик очрашуга чакырдык. Чара барышында алып баручылар, бу көнне ни өчен Ватанны саклаучыларны, теләсә кайсы вакытта аның чикләрен саклап калырга әзер булган ир-егетләребезне, армия сафларында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә  армиядә хезмәт итүче барлык егетләрне хөрмәтләүләре турында сөйләделәр. Кичә барышында тамашачылар Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт һәм мәхәббәт белдерә торган җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән таныштылар. Безнең егетләребез “Ватан сакчыларына багышлана...” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен дә тикшерделәр.

    Чара кунаклары булып Әфган сугышы ветераннары һәм хәзерге вакытта Украинадагы хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әтиләре дә катнашты. Алар армиядә хезмәт иткән вакыттагы  истәлекләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук тамашачыларга «Загляните в солдатский альбом» дип исемләнгән солдат альбомнары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә “Ватаныбызның тугры уллары” исемле презентация белән бергә алып барылды.