Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Холокост: Халык фаҗигасе»

     27 январь көнне китапханәдә «Холокост: Халык фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрдек. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар, «Холокост» сүзенең мәгънәсе, бу көн тарихы, Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның вәхшиләрчә җинаятьләре, Холокост исеме астында тарихка кереп калган Еврей халкына каршы сугышуы турында белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар үлем лагереның концлагерьдан аерылуы, Аушвиц, Бухенвальд лагерьлары, бу лагерьларда һәлак булган балалар турында сөйләделәр. Чара барышында М.Җәлил шигырьләре, әдәби әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Укучыларга «Холокост: чиксез хәтер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара азагында Холокост корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык.