"Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр"
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата, 1944 елның бу көнендә Ленинград блокадасы өзелә. Ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу датага Кышкар авыл китапханәсендә тарихи - патриотик сәгать үткәрдек. Китапханәче балаларга камалышта калган шәһәр кешеләренең өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык, салкынлык, заводларда ир-атлар белән бертигез эшләүче балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны яклау һәм саклау турында сөйләде. Шул ук вакытта ул вакыйгаларның символы - 125 граммлы ипи кисәге турында хикәя дә тәкъдим итте, блокаданың иң кырыс көннәрендә балалар, хезмәткәрләр тәүлегенә нәкъ менә шуның кадәр ипи алганнар. Блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы турындагы хикәя балаларда зур тәэсир калдырды. Укучылар игътибарына «900 көн батырлык»дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.