"Без - уйлап табучылар"
Кышкар авыл китапханәсендә, Балалар уйлап тубулар көненә багышланган мавыктыргыч уен программасы үткәрелде. Чара башында балалар "Балалар - уйлап табучылар" презентациясен карадылар, анда балалар уйлап тапкан кайбер мөһим уйлап табулар белән таныштылар. Радио, йорт телефоны, йорт куллану инвентаре кебек кайбер предметларның уйлап табылу тарихы белән дә таныштылар. Әкияттәге хыялларның безнең тормышыбызда нинди гәүдәләнеш табуы турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында балалар "Менә бу - әйбер!" конкурсында катнаштылар, анда төрле кирәкмәгән предметлардан бер файдалы әйбер ясарга һәм аның турында сөйләргә кирәк иде.