"Яңа ел - иң тылсымлы бәйрәм!"
2 гыйнвар көнне Кышкар авыл китапханәсе, Кышкар авыл клубы белән берлектә, укучыларны әкият иленә чакырдылар. Әкиятнең төп герое Маша үз дусларын, Яңа елны бәйрәм итәргә җыйды. Аның дуслары Аю, Убырлы, Шүрәле бәйрәмгә Кыш Бабайдан һәм Кар кызыннан башка килгәннәр. Кыш Бабайны һәм Кар кызын табу өчен, балаларга Машаның дуслары әзерләгән барлык биремнәрне дә үтәргә туры килде.
Балалар яңа ел турында җырлар җырладылар, “Маша һәм Аю” мультфильмыннан яңа ел җырына флешмоб биеделәр, кызыклы Яңа ел табышмакларын чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Һәм әлбәттә, чараның төп өлеше, бәйрәмнең төп геройлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашу булды. Кыш бабай һәм Кар кызы укучылар янына чыгу белән чыршы тирәли җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм матур биюләр белән чын бәйрәм башланды.