"Иң матур сүз"
Бөтендөнья Рәхмәт көне уңаеннан “Игелеклелек агачы” дип аталган тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгате барышында укучылар “Рәхмәт” турында шигырь укып, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. “Игелеклелек агачын” бик теләп төзеделәр. Бу матур, тәмле сүзләрне һәрвакыт кулланырга кирәклеген аңладылар.