“Здравствуй Зимушка – зима!”
“Здравствуй Зимушка – зима!" дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үзенең яшь укучыларын әкияти чарага чакырды. Балалар Кар сукмагы буйлап сәяхәт иттеләр. Юлда алар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Кыш Бабайның кайда яшәгәнен, чыршыны бизәү традициясенең кайдан килеп чыкканын белделәр. Шулай ук кыш турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне, кышка багышланган тылсымлы әкиятләрне искә төшерделәр, кышкы табышмаклар чиштеләр, кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген белделәр, яңа ел җырларының көйләрен таныдылар. Чара барышында сәнгатьле итеп Яңа ел турында шигырьләр дә укыдык. Укучылар өчен «Бервакыт әкияти патшалыкта!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмә могҗизалар дөньясына чумарга, бәйрәм турында кызыклы мәгълүматлар белергә ярдәм итте.