Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Дөнья ана мәхәббәте белән гүзәл!"

    Кышкар авыл клубы белән берлектә үткәрелгән чираттагы чарабыз Әниләр көненә багышланган иде. Чара башланганда авыл җирлеге башлыгы барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, маскировка челтәрләре үрүдә катнашкан һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә битараф булмаган барлык хатын-кызларга рәхмәт белдерде. Алып баручы катнашучыларны бәйрәм барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Хатын-кызларыбыз “Әни турындагы җырны таны”, “Ризыкның исемен әйт”, “Аналарга багышланган әсәрне таны” кебек конкурсларда катнаштылар.

  Чара барышында барлык әниләр өчен матур җырлар, дәртле биюләр, танылган шагыйрь һәм язучыларның әниләребез турында әйткән мәгънәле сүзләре яңгырады.