Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Батырлар даны белән горурланабыз!"

Кышкар авыл китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән китап укучылар истәлекле датаның тарихы турында белделәр. Бөек Ватан сугышы елларында туган илебез өчен гомерләрен биргән совет солдатларының батырлыклары, бүгенге көн геройлары - махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләштек.  Китап укучылар өчен вакытлы матбугат материаллары белән "Безнең заман геройлары" тематик күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул безнең солдатларның батырлыклары белән таныштырды. Чара “Каһарман ир-егетләребез!” дигән видео белән үрелеп барды.