"Әкият иленә сәяхәт"
6 январь көнне, Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Әкият иле”нә сәяхәт иттек.
Укучылар “Әкият иле”нә барып җиткәнче бик күп каршылыкларга очрадылар, ләкин алар сынатмады, барлык сынауларны да уңышлы гына үтеп чыктылар. Бирелгән сорауларга җавап таптылар, өзек буенча әкиятнең исемен белделәр, табышмаклар чиштеләр.
Ә “Әкият иле”ндә аларны әкият геройларыннан күңелле уеннар көтеп тора иде. “Канатлы ат”, “Көлсылу”, “Кем артык”, “Кырыгаяк” кебек уеннарны бик яратып уйнадылар.