Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Могҗизалы Яңа ел"

    3 январь көнне Кышкар авыл клубында, башлангыч мәктәп һәм китапханә белән берлектә, мәктәп укучылары һәм кышкы каникулга кайткан балалар өчен “Могҗизалы Яңа ел” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрелде.

     Бәйрәмне Убырлы карчык һәм аның кызлары башлап җибәрде. Алар укучыларны  өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга, әти-әни сүзен тыңларга, ялкауланмаска ойрәттеләр.

     Әкиятне карап бетергәч, балалар матур җырлар җырладылар, кышкы табышмаклар чиштеләр, “Серле кар бөртекләре” һәм “Мы были в гостях у писателя Л.Н.Толстого” дигән рәсем конкурсларында катнаштылар. “Маскарад”, “Матрешкалар парады” уеннарын уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп бүләкләр алдылар.

     Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте. Ахырдан балалар чыршы янында истәлеккә фотога төштеләр.