“Илебезнең төп законы”
5 ноябрьдә китапханәдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан “Илебезнең төп законы” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны документны кабул итү тарихы белән таныштырды, шулай ук законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чара барышында балалар “Туган илем - Татарстан” дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Әлеге күргәзмә укучыларны Татарстан Республикасы Конституциясе, Ватаныбыз тарихы һәм аның символлары белән таныштырды.