Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Бердәмлекнең кадерен белик!”

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлекнең кадерен белик!” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Башта балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштылар. Безнең нинди зур һәм күпмилләтле илебез булуы, барысы белән дә дус яшәргә һәм һәрвакыт бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Аннары балалар интеллектуаль уенда катнашты. Сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алдылар.