«Знаешь – отвечай, не знаешь – прочитай!»
Кышкар авыл китапханәсендә интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче төрле кызыклы сораулар бирде, ә балалар төрле катлаулылыктагы биремнәргә җавап бирделәр. «Мәкальне исеңә төшер» уенын да уйнадык, саннар кергән төрле мәкальләрне дә искә төшердек, шулай ук «Табигать белгечләре» уенын үткәрдек, катнашучылар кроссвордлар да чиштеләр. "Язучыны портрет буенча таны" уенын да бик яратып уйнадылар. Чарага « Для вас ребятишки, новые книжки!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Чара башында китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Сорауга җавапны белмәгән бала, җавапны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан тапты.