Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Зыялылар фаҗигасе”

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, 26 октябрь көнне китапханәдә хәтер сәгате узды. Әңгәмә барышында укучылар ил тарихындагы фаҗигале битләр турында белделәр: меңләгән кеше репрессияләүгә дучар ителде, җинаятьләрдә гаепләнде, хезмәт лагерьларына җибәрелде. Китапханәче авылдашларыбызның фаҗигале язмышы турында да сөйләп китте. Чарага "Язмышларга баш имичә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Шулай ук әлеге күргәзмәдән авылдашларыбызның авыр тормышы турында сөйләгән материаллар белән дә танышырга мөмкин иде.